Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда кар апрель уртасында эреп бетәчәк

Явып та күрсәтте быел кар.Хәзер, белгечләр әйтүенчә, кар катламы 70 сантиметрга җитте.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ.
Бу башка елгы күрсәткечләрдән 30 сантиметрга биегрәк.Февраль ае да үз нормасын арттырды.
Әле кар тагын явачак. Кардан туйган кеше аның кайчан эреп бетәсен көтә.Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев прогнозы буенча, апрель урталарында кар калмаячак.Кыш суык булачак диючеләрнең прогнозы дөрескә чыкмады.Башка еллар белән чагыштырганда, һава торышы җылы булды.Февральдә көндезләрен температура плюс тамгасы белән булырга мөмкин.
Ә халык синоптигы Әмир Бариев февраль ахырында, март башында каты суыклар булыр, диеп гоманлый.Кар эреп беткәч, салкыннар килсә уҗымнарга зыян салырга мөмкин, ди ул.
Кар кинәт эреп, проблемалар тудырмасын өчен "Чиста шәһәр" коллективы планлы рәвештә урамнарны кардан арындыру буенча эшен дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X