Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды
ВКС форматындагы утырышка муниципаль районнар да кушылды.
Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Көн тәртибендә «коррупцион куркынычларны киметү һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында»гы мәсьәлә каралды.
Утырыш ВКС форматында узды, Минзәлә районыннан аның эшендә Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дмитрий Чухланцев, Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, Минзәлә районы прокуроры Рамил Аскаров катнашты.
Предприятиеләр өстеннән контроль-күзәтчелек эшчәнлеген җайга салу бурычы куелды, аерым алганда, эшмәкәрләрне тикшерүнең бердәм электрон базасын булдыру һәм намуслы эшкуарлар өчен тикшерүләр санын киметү тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев