Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда салым буенча бурычлары булган 12 меңнәр артык зат чит илгә чыга алмый

ТР да физик затларның салым буенча бурычлары 1 млдр 300 млн сумны тәшкил итә.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта әйтелде. Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе Марат Сафиуллин журналистлар алдында чыгыш ясап, 2022 ел өчен республика буенча физик затлардан мөлкәткә салымның ни рәвешле җыелуы хакында сөйләде. 

Гомумән алганда, салым җыелышы темпы уңай. Физик затлардан җыелырга тиешле 9 млрд 1 млн сум салымның 4 млрд 800 млн сумы инде җыелган. 1 декабрьгә кадәр вакыт бар әле. Шулай да салымнар түләүне соңгы көнгә калдырмаска кирәк. 

Татарстан буенча 2,238 млн кәгазь уведомление җибәрелгән. Салым түләүченең шәхси кабинеты аша электрон рәвештә җибәрелгән уведомлениеләр саны исә 985 мең. Узган еллар белән чагыштырганда электрон уведомлениеләр буенча үсеш 14% тәшкил итә. 

Кемнәрнең салымнары 100 сумнан кимрәк яки шәхси счетларында акча билгеләнгән салым суммасын каплау өчен җитә икән аларга салым уведомлениеләре килми. Салым түләүдән азат итү буенча ташламалары булучыларга да уведомление юлланмый. 

Салым түләүчеләр игътибар иткәндер: салым түләү уведомлениесендә акча күчерү счеты графасында Россия банкының Тула шәһәре бүлекчәсе күрсәтелә. Марат Сафиуллин моны хәзер Федераль Казначействаның бердәм счеты Тула шәһәрендә булу белән аңлатты. Физик затлардан җыелган салымнар күпмедер вакыттан соң җирлек счетына күчереләчәк. 

Бүгенге көнгә кадәр кәгазь яки электрон формада уведомление алмаган затларга үзләре яшәгән җирдә урнашкан салым органнарына яки МФЦ ларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук хәзер РФ дәүләт хезмәтләре порталында да салым уведомлениесен алу турындагы төймәне көйләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев