Реклама
Көн темасы
Татарстан Республикасы Рәисе Минзәлә районына эшлекле визит белән килде
Районның социаль-икътисадый үсеше һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе уңай бәя алды
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле визитында районда башкарылган язгы-кыр эшләре белән танышты. Башта ул вертолетта район кырларын карап чыкты, аннан Коноваловка авыл җирлегендә район активы, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Район башлыгы Айдар Салахов:
- Районда авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 97,7 мең гектар тәшкил итә. Чәчү башкару 74121 гектарда планлаштырылган, шуларның 43276 гектары – бөртекле культуралар. Чәчү югары темплар белән алып барыла, якын арада, ике-өч көндә тәмамлап чыгачакбыз, - дип Татарстан Рәисен язгы кыр эшләре белән таныштырды.
Айдар Салахов сүзләренчә, көннәрнең коры торуын исәпкә алып, район агрофирмалары яфрак аша тукландыруны да актив алып баралар. 2023 елда яхшы уңыш алу йөзеннән, минераль ашлама һәр гектарга тәэсир итү көчендә 107,2 килограмм тупланган, ашлама алып кайту бүген дә дәвам итә.
Терлекчелек сферасында да районның күрсәткечләре яхшы: 2023 елның гыйнвар – март айлары буенча районда мөгезле эре терлек саны – 12 мең 600 баш, шуларның 5 мең 600 башы – савым сыерлары. 1май көнне тулаем савым – 155,8 тонна, 1 сыерга савым – 27,9 килограмм булды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тарайон аграрийлары башкарган эшләргә тулаем алганда уңай бәя бирде. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында кадрлар, хезмәт хакы мәсьәләләренә һәм авылларда шәхси ярдәмчел хуҗалыклар үстерүгә активрак карарга кирәклеген искәртте.
Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов та төп күрсәткечләр буенча районның эшчәнлеген уңай бәяләде. Шул ук вакытта 2024 елга территорияләрне төзекләндерү буенча сораштыруда активрак катнашырга кирәклеген әйтте.
Татарстан Рәисе үз визиты барышында район активы белән дә аралашты. Нәсим Дәүләтов үзенең КФХ сы эшчәнлеге белән таныштырды,10 санлы “Чишмә” балалар бакчасы Энҗе Хәкимова әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесының капиталь ремонты мәсьәләсен күтәрде, ә Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова бөтен район активы исеменнән Рөстәм Миңнехановка башкарылган эшләрдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.
Татарстан Рәисенең визиты “Камский бекон” ҖЧҖ нең сөтчелек комплексныда дәвам итте. Биредә ул комплекстагы технологик процесс белән танышты. Бүгенге көндә “Камский бекон” районның иң мөһим инвесторларының берсе. Коноваловка, Югары Тәкермән, Урыс, Хуҗәмәт авыл җирлегендә 13789 гектар җир эшкәртә. Агрофирмада 8667 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 4385 – савым сыеры. Быелның 10 апреленә биредә 10448 тонна сөт җитештерелгән, 1 сыерга 2473 килограмм туры килә. Көнлек савым да 121 тонна (1 сыерга - 28, 1 килограмм).
“Камский бекон” ның инвесторы Илдар Галәветдинов һәм генераль директоры Ленар Салахов Татарстан Рәисен агрофирманың алга таба үсеш планнары белән таныштырдылар. Ә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахова әлеге уку йорты базасында аграр өлкәне цифрлаштыру үзәге булдыру проектын тәкъдим итте.Шактыйюгары дәрәҗәдә хезмәт хакы түләве белән беррәттән, белгечләр өчен йортлар салыначагын да исәпкә алсак, инвесторның район (аерым алганда. Коноваловка җирлеге) үсешенә керткән саллы өлешен күзаллый алабыз. Сүз уңаеннан, Татарстан Рәисе визитына әзерлек вакытында да, санитар-экологик икеайлыкта да Коноваловка авыл җирлегендә чистарыну һәм төзекләндерү буенча актив эш алып барылды.
Гомумән алганда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районда башкарылган эшләрдән канәгать калды һәм аларны башкаручыларга рәхмәт әйтте.
Татарстан Рәисенең районыбызга визитыннан видеоязманы безнең menzela.ru сайтында карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев