Татьяна Чумадурова: Мин яши торган Нефтьчеләр бистәсендә дә үзгәрешләр күзгә ташлана
Уртак көч белән бергә, үзара салым акчасына, 2019 елда да шәһәрдә күп эшләр башкарылды. Үзара салым хакында шәһәребездә яшәүчеләрнең фикерләрен сораштырдык
Тамара Чумадурова:
– Мин үзем ветераннар хорына йөрим. Соңгы елларда шәһәребезнең халыктан җыелган үзара салым средстволарына төзекләндерелүе турында күреп-ишетеп торабыз. Мин яши торган Нефтьчеләр бистәсендә дә үзгәрешләр күзгә ташлана. Үзара салым кертелүнең беренче елында ук безнең бистәдән Изыскательләр урамына чыга торган җәяүлеләр сукмагына реконструкция ясалды. Ә узган ел безнең октябрь урамында балалар һәм спорт мәйданчыклары ясап куелды, быелгы үзара салымның бер өлешенә әлеге спорт мәйданчыгын җиһазландыру һәм төзекләндерү планлаштырыла. Балалар мондый уңайлыкларга сак карасыннар гына инде. "Нефтьче” спортзалы территориясендәге биек булып үскән куакларны кисеп, чистартып куйдылар. Анда бистәдә яшәүчеләргә ял паркы булачак дип ишеткән идек. Күмәк эш тау күчерә, диелә халыкта. Бердәм булсак, актив катнашсак, тагын да күбрәк эшләр башкарылачагын истән чыгармыйк.
Фотода: "Нефтьче” спортзалы территориясен төзекләндерү эшләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев