Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Тауасты Байлар авылы «Нур» халык театры Булат Сәлахов әсәрен сәхнәләштерде

Авыл халкы күңеленә хуш килгән лирик комедияне Минзәләдә дә куярга планлаштыралар

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы мәдәният йортында драматург Булат Сәлаховның “Көтү”, дигән спектакле премьерасы булды. Ике пәрдәлек лирик комедияне авылның “Нур” халык театры сәхнәләштерде.

Мөслимә Гайниева, Тауасты Байлар “Нур” халык театры җитәкчесе:

- Спектакль республикадан авылга халык санын алучылар килүе белән башлана. Пьеса нигезендә нәкъ бүгенге көн кадагы: авылларның бетүе, авылларда балалар саны кимүе, гореф-гадәтләребезнең онытыла баруы ята. Тәрбия темалары да күтәрелә. Лирик комедия дип атасак та, бик җитди әсәр булды, - дип хәбәр итте.

Мөслимә Гайниева тамашачыларның спектакльне яратып кабул итүен дә билгеләп үтте.

- Башта халык аңлап кабул итмәс итеп борчылган идек. Чөнки, әсәрнең төп идеясын саклап калсак та, үзебездән дә бераз үзгәрешләр керттек, такмаклар да яздык Спектакльне карарга башка авыллардан да килгәннәр иде.  Район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова безнең спектакльне бик яратып кабул итте, югары бәя бирде.

Мөслимә Гайниева якын арада спектакльне район үзәге Минзәләдә күрсәтергә планлаштыруларын да хәбәр итте. “Безнең яңа премьерабызны карарга теләгән һәр тамашачыга шат булачакбыз”, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев