Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тауасты Байлар авылына шәҗәрә бәйрәме үткәрелде

Үз шәҗәрәләрен бертуган Мәбрүрә һәм Мәсрүра Шәриповалар тәкъдим иттеләр

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Тауасты Байлар авылы китапханәсендә "Буыннар тарихы-авылым язмышы", дигән шәҗәрә бәйрәме үткәрелде.

Рита Гәрәева, Тауасты Байлар авылы китапханәчесе:

- Бәйрәмебез Тауасты Байлар авылын төзү өчен урын сайлау күренеше белән башланып китте.

Бертуган Мәбрүрә һәм Мәсрүрә Шәрипова үзләренең җиренә җиткереп эшләнгән шәҗәрәләре һәм үзләре турында язылган китап белән таныштырып киттеләр.

Шулай ук тамырлары бик тирәнгә киткән Туктагол белән Сагындык нәселләренең яшәү рәвеше белән таныштык. Авылыбыз шагыйре Фәрит Миргалимов белән бик матур шигырьләр иҗат итүче Вера Әхмәтҗанова үзләренең бик тә эчтәлекле шигырьләрен укыдылар. "Ядкәрь" фольклор коллективы белән гармунчылар ансамбле үзләренең матур җырлары белән бәйрәмебезгә ямь өстәделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева шәҗәрә төзүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырып, үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Әлеге үтә дә эчтәлекле һәм күңелле бәйрәм чәй өстәле янында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев