Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тауасты Байларда “Ярдәм янәшә/ Помощь рядом” акциясендә актив катнашучы коллективларны билгеләп үттеләр

Рәхмәт хатларын Минзәлә районы башлыгы тапшырды

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Тауасты Байлар авыл җирлегендә гражданнар җыены үткәрелде. Конструктив диалог рәвешендә үткәрелгән әлеге җыенда күтәрелгән мәсьәләләр турында газетабызның алдагы саннарында тулырак язарбыз.

Тауасты Байлар авыл җирлеге халкы - өлешчә мобилизация кысаларында  чакырылучыларга гуманитар ярдәм җыюда иң актив катнашучыларның берсе. Шул уңайдан гражданнар җыены ахырында Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов Тауасты Байлар гомумбелем бирү мәктәбе, Тауасты Байлар һәм Дәвек авылы китапханәләре, Тауасты Байлар авыл мәдәният йорты коллективларына  “Ярдәм янәшә/Помощь рядом” акциясендә актив катнашканнары Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев