Реклама
Көн темасы
Тауасты Байлар авылында Карга боткасына ярминкә үткәрделәр
Чарадан кергән акча мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтүгә тотылачак
Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында Карга боткасына үзенчәлекле төсмер керттеләр.
- Быел беренче тапкыр халкыбызның әлеге бәйрәме уңаеннан ярминкә үткәрдек. Авылдашларыбыз бик актив катнаштылар. Бик күп кенә әйберләр алып килделәр, сөт ризыклары, кызыл чөгендер, кишер, суган, сарымсак, тозлы кыяр, башка банкалы әйберләр, бакча һәм бүлмә гөлләре, хәтта бәрәңге орлыгына, сөенчеккә хәтле бар иде, - дип хәбәр итте Тауасты Байлар авылыннан Мөслимә Гайниева.
Аның сүзләренчә, сатучылар да, сатып алучылар да бик күп булды. Авыл җирлеге, шулай ук мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре ярминкә үткәрүдә теләп катншатылар.
Тауасты Байлар авылында “Нур” халык театрының спектакльләрендә уйнаучы талантлы кыз Айгөл Вәлиева ярминкәдә иң яшь катнашучы булды, ул чәчәкләр сатты.
Мөслимә Гайниева ярминкәдән кергән акча мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк, диде. Шулай ук Тауасты Байлар авыл халкы продукцияләтә һәм кирәк әйберләтә дә ярдәм җибәрүдә даими рәвештә катнаша.
Ярминкә Карга боткасы белән бәйле булгач, бәйрәмгә килүчеләрне 4 төрле ботка белән дә сыйладылар. Алга таба якын арада тагын ярминкә үткәрергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев