Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тауасты Байлар авылында киленгә су юлы күрсәтү йоласын үткәрделәр

Шушы көннәрдә авылда яшь гаилә барлыкка килде.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы үткәрелде. Биредә Фәнис һәм Гүзәл Шәйхетдиновларның уллары Фәнил һәм Актаныш районы кызы Әлфиянең туйлары булды.

— Шәйхетдиновлар — авылыбызның иң уңган, ин оста куллы һәм тәртипле гаиләләренең берсе. Фәнилнең әби-бабасы бүгенге көндә дә исән. Нәкыйп агага 87 яшь, Хәмдия апага 85 яшь. Нәкыйп ага — балта остасы, көймәләр ясаучы, читәннән каз-үрдәк оялары үрүче. Аның олы улы Наил картиналар ясый, сәгатьләр җыя. Фәнилнең әтисе Фәнис (Нәкыйп һәм Хәмдия апаларның кече уллары) һәм әнисе Гүзәл дә бик талантлы кешеләр. Фәнис — биюче, Гүзәл клубта үткәрелүче төрле чараларда актив катнаша, картиналар ясый, — дип таныштырды яшь килен төшкән гаилә белән Тауасты Байлар авылы «Нур» халык театры баш режиссеры Мөслимә Гайниева.

Татар халкының матур туй йолаларының берсе авыл халкы әле бүген дә бик яратып йөри торган «Ключ» чишмәсендә үткәрелде. Бирегә иңнәренә көянтәләр асып яшь гаилә, Тауасты Байлар авылы мәдәният хезмәткәрләре, туйга кайткан кунаклар һәм милли киемнәргә киенгән авыл балалары төште. Традиция буенча килен су юлы күрсәтүчегә — иренең сеңлесенә һәм үзеннән соң чишмәгә беренче төшүчегә бүләкләр әзерләгән иде. Әлеге бүләкне яшь гаиләгә изге теләкләрен җиткерә-җиткерә авылның «Ядкарь» фольклор коллективында катнашучы Фәйрүзә Бәдретдинова алды. 

Киленне сынау йөзеннән ул чишмәдән менгәндә аның аяк астына таяк та ыргыттылар. Ул аны җайлап кына атлап узды.

Фотолар Тауасты Байлар авылы мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев