Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тауасты Байлар мәдәният йортында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды

Әлеге чара кысаларында районның рус һәм мари телле мәдәният йортлары мөдирләренең татар телен белү дәрәҗәсен күрсәткән уен-викторина да оештырдылар. Клуб мөдирләре татар телен яхшы белүләрен расладылар.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Тауасты Байлар авылында мәдәният хезмәткәрләре катнашында туган телләргә һәм халыклар бердәмлегенә багышланган районкүләм чара узды.

"Нур"театры режиссеры Мөслимә Гайниева районга визит белән килгән ТР Министрлар Кабинеты Аппараты каршындагы мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамованы һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикееваны Тауасты Байлар мәдәният йорты (директоры Розалия Бадикова) эшчәнлеге белән таныштырды. Кунаклар Тауасты Байларның оста куллары ясаган эшләнмәләрне, шулай ук авыл музеен бик зур кызыксыну белән карап чыкты.

Сәхнәдә исә авыл талантлары белән берлектә район мәдәният хезмәткәрләре дә үз чыгышларын күрсәттеләр. Алмаз Бадиков “Әссәләмү вәгаләйкум” җыры белән концертны ачып җибәрде, Ядкәрь фольклор ансамбле “Алма бакчасы” күренешен һәм “Чабата биюен” күрсәтте. Балалар театраль коллективы чыгышы да тамашачыларга бик ошады. Наталья Чепкасова беренче тапкыр сәхнәдә “Минзәлә” җырын башкарды (көен Альберт Латыпов язган). Автоклуб оештырган “Мин татарча сөйләшәм” уены да зур кызыксыну уятты. Концерт бергәләшеп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Аннан соң кунаклар китапханәгә үттеләр. Мөдир Рита Гәрәева китапханәнең эшчәнлеге, биредә оештырган музей белән таныштырды. Авылның каләм осталары язган шигырьләр дә кунаклар күңеленә хуш килде.

Әлеге чара турында тулырак безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә чыгачак сюжетларда карый алачаксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев