Реклама
Көн темасы
Тавык үстерү үзәге
Минзәләнең йөзек кашы булырдай сыйфат бренды - Минзәлә суына, киләчәктә Минзәлә тавыгы да өстәлүе ихтимал.
Шулай булмый мөмкин дә түгел, бөтен Россия белә "Ялкын" КФХсын. Аның тавыгын Омск, Ростов, Мәскәү өлкәләреннән, күрше Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Башкортстан республикасы эшмәкәрләре килеп алалар. Шулай итеп ул үзен генә түгел, яхшы тавык үрчетеп Татарстанны таныта. Россиянең төрле төбәкләреннән килү аңа яхшы реклама. Яхшы реклама өчен яхшы итеп эшләргә кирәк. Бу җәһәттән "Ялкын" КФХсы җитәкчесе Рәүф Хәбиев сыната торганнардан түгел.
Яз - кошчылар өчен мәшәкатьле һәм җаваплы чор. Мартның урталарында фермер хуҗалыгында яшь тавыкларны сату башланды һәм бер атна эчендә бу фермер хуҗалыгы 60 мең баш тавыкны сатып та бетерде.
Әлеге фермер хуҗалыгы чебиләрне декабрь азагында, яңа елдан соң сатып алып кайтып торакларга җибәрә. Җибәрү дип әйтүе генә ансат, һәрберсе 30 граммнан артмаган, йөгерек сары "йомгаклар" өчен биредә барлык шартлар булдырылган. Ашату-эчертү, температура, дымлылык, яктылык режимы, вентиляция - барысы да көйләнгән.
- Баштагы чорда сары борынлы кошчыкларга тәүлек әйләнәсенә игътибар, кеше ярдәме кирәк. Кул көче белән башкарылган эшләр дә байтак, - дип сөйлиләр чеби караучылар.
Рәүф Хәбиев сүзләренә караганда, тавык чебиләре беренче атнада - 60, икенче атнада - 120, өченче атнада - 200, дүртенче атнада 480 граммга җитәргә тиеш. Шулай булганда гына старт үсеше алынган дигән сүз. Бу үсешне алганда яңадан чебиләрне үстерүнең мөмкинлеге бермә-бер арта. Бер сүз белән әйткәндә, "Ялкын" КФХсында үскән тавыклар тулысынча дәүләт стандартларына җавап бирә, ягъни аның сыйфаты гарантияләнә. Менә шуның өчен дә әлеге КФХда үстерелгән тавыкларны яратып сатып алабыз, ди Омск өлкәсеннән килгән эшмәкәр Виталий Гайжаускас.
Кош-корт үстерүгә махсуслашкан яңа предприятиеләрнең барлыкка килүе сатып алучыга сайланырга мөмкинлек тудыра, ә ул өстенлекне сыйфатлы товарга бирә. Ләкин кошчылык тармагында бер-ике елда гына югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. "Ялкын" КФХсы исә бу өлкәдә тәҗрибә туплап килә, ул 12 ел инде шушы эш белән шөгыльләнә.
Башта ул Минзәләнең азык-төлек комбинатының биналарын, аннары МСО таркалгач андагы биналарны, "Маяк" совхозы банкротлыкка чыккач товарлыклы-сөтчелек фермасы торакларын акрынлап сатып алды, ремонтлады, кайбер торакларның түбәләрен профнастил белән япты. 2010 елда августтагы гарасат Иске Ма-җын авылында фермадагы биналарның түбәләрен алып китте, аннары тагы кабаттан ябарга туры килгәнен мин үзем дә хәтерлим әле. "Ялкын" КФХсы елдан-ел ныгый барып тотрыклы эшли. Тавыкларны 1,5-2 килога җиткереп сата. Моның өчен алар торакларны дезинфекциялиләр, чебиләргә вакытында вакцинация үткәрелә, технологик режимнан тайпылышка юл куелмый, тавыклар сәламәт, таза булып үсә, тавыклары әллә каян ялтырап, матур булып тора. Гомумән алганда бу фермер хуҗалыгы тыныч кына эшләп ята, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, министрлыкка бер проблема да ясамый, үзе зур эш белән шөгыльләнә. Әлеге КФХ иткә күчереп исәпләгәндә 300 тонна ит җитештерә, бу район буенча мөгезле эре терлек, атлар, дуңгызларның, сарыкларның бөтен үсешен алганда районның тере авырлыкта 11 процент итен җитештерә дигән сүз. Фермер хуҗалыгы быел 120 мең баш чеби үстерде, чебиләрне үстерү өчен 15 тонна көнбагыш мае, 80 тонна көнбагыш түбе, 40 тонна микроэлементлар, 800 тоннадан артык бодай, 60 тонна борчак, 40 тоннадан артык катнашазык һәм башка азык-төлек сатып алды.
Әлеге КФХда 10 нан артык эшче хезмәт куя, алар хезмәт хакын да вакытында алалар.
Менә шулай "Ялкын" КФХсы тыныч кына эшләп ята, йомырка сала торган кызыл тавыклар үстереп Минзәләнең данын Рәсәйнең төрле төбәкләренә тарата.фикаты тапшырылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев