Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Түбән Тәкермән авылында су мәсьәләсе әкренләп хәл ителә

Югары Тәкермән авыл җирлеге иң күп халык яши торган җирлекләрнең берсе: биредә 1 мең кеше яши, җәйге чорда читтәге балалары, туганнары кайтып, аларның саны мең ярымга җитә. Җирлектә суга тотылган электр энергиясе өчен генә дә ай саен 100 мең сум акча түлиләр

 (Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова су белән бәйле мәсьәлә хакында болай диде:

– Авыл халкы шуны аңласын иде, бу араларда, менә өченче атна инде, җирлектә электриклар эшләде. Алар эшләгәндә электр энергиясе сүндереп торылды. Электр булмагач, скважиналар да эшләми. Өстәвенә бер скважина тыгылган иде. Электрикларның тагын берничә көнлек эшләре калды, 16 июльдә электрны тагын өзеп торачаклар.

Безнең Тәкермән авылы кешеләре бик эшчән бит ул. Бакчалары матур, җиләк-җимеш, яшелчә мул үстерәләр. Җирлектә 7 скважина эшләп торса да (шуның дүртесе Югары Тәкермәндә, өчесе Түбән Тәкермәндә), җәйге чорда бакчага су сиптерү су проблемасын китереп чыгара. Шуңа күрә 8нче скважина кирәк. Шуның артыннан, проект әзерләү мәшәкатьләре белән йөрим. Ул Газификация Фонды аша башкарыла. Бәясе 500 мең сум тирәсе. Проект булган очракта да, 2023 нче елгы программага гына керәчәк әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев