Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Театрлар сабантуе Минзәләдә үтәчәк

Былтыргы театрлар Сабантуенда Минзәлә артистлары- батырлары беренче булган иде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Минзәлә артистлары алдагы елларда да команда беренчелегендә гел җиңәләр иде. Яңа директор Илнур Гайниев тәвәкәлләп бик мәшәкатьле эшне үз җилкәсенә алды- Татарстан артистлары быел Минзәләдә көч сынашачак. Күп ярышларның катнашучысы буларак ышандырып әйтәм, бик кызыклы булачак.Тамаша кылырга һәм безнекеләргә көч биреп торырга әзерләнә торыгыз.

Илнур Гайниев, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры:

- Быел республика театрлары сабантуе 18 июньдә Минзәләдә узачак. Сабантуй программасында 13 уен, шуларның берсе - бераз вакытка узган сабантуйлары уеннарыннан төшеп торган волейбол ярышлары. Төп уеннарга кадәр Кама арты театрлары- Минзәлә,Яр Чаллы,Түбән Кама, Әлмәт театрлары биредә "Юбилейный" спорткомплексында зональ турга җыелды. Нәтиҗәдә,беренче урынга Яр Чаллы,икенче- Әлмәт,өченче-Минзәлә,дүртенче урынга  Түбән Кама театры чыкты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев