Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тегермәнченең уңган хуҗабикәләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга дип токмач кистеләр

Әлеге кечкенә генә матур авылда яшәүчеләр тагын бер кат үзләренең бердәмлеген расладылар

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы Тегермәнче авылының хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән аларга дип токмач кисү оештырдылар.

— Токмачны клубта һәм өйдә кисү бик актив рәвештә башкарылды. Үзләренең изге теләкләрен теләп, ихластан булышучы авылдашларга бик зур рәхмәт, — дип хәбәр итте Тегермәнче авылы клубы директоры Алсу Гыйлфанова.

Әлеге изге эштә Рәмзия Әхмәтҗанова, Фидәлия Зарипова, Зөлфирә Мифтахова, Зилина Ярмиева, Лилия Ярмиева, Рузилә Ярмиева, Әлфинур Хамматова, Гөлназ Бәдертдинова, Алсу Гыйлфанова катнаштылар. Ә Нурсания апа Хәертдинова, Раушания Бәдретдинова, Илиза Хамматова он һәм йомыркалар китереп биреп, үз өлешләрен керттеләр.

Тегермәнче авылының уңган хатын-кызларының ел башында да күмәк көч белән токмач әзерләгәннәре турында алдарак хәбәр иткән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев