Техникум студентлары бизнесмен була алырлармы?
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының өлкән курс студентлары Казан вузларының берсеннән – ТИСБИ идарә итү университетыннан килгән вәкилләр: экономик фәннәр кандидаты, экономика факультеты деканы София Сюркова, экономик фәннәр кандидаты, бизнес-аналитика кафедрасы доценты Евгений Елесин белән очраштылар – “Бизнес на селе” дигән темага мастер-класс булды.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, аудиториядә район эшмәкәрләре, һичьюгы, эшмәкәр яисә үзмәшгуль булырга җыенучылар юк иде. Ни әйтсәң дә, ТР эшмәкәрлеккә булышлык итү Фонды тарафыннан оештырылган семинар тибындагы очрашулар көн саен булып тормый бит. Әмма бер сәгатьтән артык барган мастер-класста бизнес белән кызыксынган студентлар үз бизнесыңны ничек булдырырга, бизнес-план төзүне нидән башларга, бизнесның нигезләре, эшмәкәрлек эшчәнлеген ничек башлау юнәлешләре турында күп нәрсәгә өйрәнгәндер дип ышанасы килә. Ә бәлки араларында үз бизнесын булдыру идеясе дә тугандыр.
София Сюркова, ТИСБИ идарә итү университетының экономика факультеты деканы:
–Безнең уку йорты ТР Эшмәкәрлеккә булышлык итү Фондының грантын отты. Шушы тикшеренүләрнең бер юнәлеше – “Бизнес на селе”. Техник задание буенча без республикадагы 12 муниципаль районда, шул исәптән Минзәлә районында, эшмәкәрлекне өйрәнәбез. Безнең семинарларда өлкән сыйныфлар һәм студентлардан башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр кешеләр – үзмәшгульләр, эшмәкәрләр, гомумән, бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр катнаша ала.
Безнең планлаштырылган чаралар (түгәрәк өстәлләр, очрашулар, мастер-класслар) сентябрь-октябрьдән башлап декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чараларда бизнесны ничек үстерү, грант алуга ничек ирешү турында мастер-класслар үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев