“Теләкләр чыршысы”ндагы һәр хыял тормышка ашты
Районда узган Хәйрия марафонында социаль яклау бүлеге тарафыннан “Теләкләр чыршысы” оештырылган иде.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Әлеге чыршыга сәламәтлекләрендә менталь кимчелекләре булган 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге комплекслы үзәк аша социаль хезмәтләр алучыларның теләк-хыяллары язып эленде. Район җитәкчеләре әлеге акцияне хупладылар һәм аларның теләкләрен тормышка ашырырга булыштылар.
Шушы көннәрдә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә хатта сорап язылган бүләкләрне хат язучыларга тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев