Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әти-әниләргә сөенеч, дәүләт тә ярдәм итә

Бәйрәм алдыннан ана капиталы алуга дәүләт сертификатлары тантаналы шартларда нәни балаларның әниләре Лилия Мөнировага, Ләйлә Рәшитовага, Айгөл Шакировага тапшырылды.

–Бала туу – гаиләдә зур сөенеч ул. Ә 2020 ел – барыбыз өчен дә истәлекле ел: ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Шуңа күрә сезнең гаиләгез өчен бу ел өчләтә истәлекле. Нәниегез туу сезгә шатлык, сөенеч өстәсә, дәүләт тарафыннан финанс ярдәме дә алып килде. Сезнең балаларыгыз сәламәт, акыллы, бәхетле булып үссеннәр, – диде тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева әти-әниләрне гаиләдә тагын бер нәниләре туу белән котлап.

РФ Пенсия фондының Минзәлә районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырды, әти-әниләргә һәм нәниләренә саулык, иминлек, ныклы, дус һәм тату гаилә тормышы теләде. Ана капиталын  нинди максатларга тотарга мөмкин булуы турында ПФРның рәсми сайтында танышырга мөмкин булуын әйтеп узды.

Безнең өстәмә

Россиядә “Ана капиталы”программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программа гамәлгә кергәндә аның күләме 250 мең сум иде. 2020 елның 1 гыйнвареннан гаиләдә беренче бала тугач ук 466 617 сум күләмендә ана капиталы бирелә башлады. Икенче бала туган очракта, ана капиталына тагын 150 мең сум өстәлә.

2007 елдан башлап минзәләлеләргә 720 млн сумга 2106 ана капиталы сертификатлары бирелгән. 1732 гаилә ана капиталын кредитларын каплауга, 185 гаилә торак шартларын яхшыртуга, 150 гаилә балага белем бирүгә кулланырга карар кылган.

Сүз уңаенда

Җан башына исәпләгәндә уртача керем күләме  яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән гаиләләрнең (2020 елда –20 170 сум) бала 3 яшькә җиткәнче ана капиталы средстволарыннан  ай саен 9373 сум күләмендә түләү алуга хокукы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев