Тиешсез документсыз сатылган мал авыру чыганагы булырга мөмкин
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада эпизоотик хәл һәм аеруча куркыныч авыруларны булдырмау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы булып узды.
Барлык милек формаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрдә шулай ук шәхси ярдәмчел хуҗалыкларада маллар асрануның ветеринар-санитар таләпләренең үтәлешен тәэмин итү буенча катгый таләпләр куелды.
Видеоконференция форматында узган җыелыштан соң Минзәлә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Нияз Габдуллин авыл җирлекләре башлыкларына читтән кайтарылган тиешле документларсыз терлек сату очракларын булдырмауның мөһимлеген искәртте.
— Безгә читтән кайтарылган малларны сату һәм сатып алу очраклары турында хәбәр итегез. Без үзебез килеп барлык документлар тәртиптәме, справкалар бармы икәнен, тикшерәчәкбез, — диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев