Тиздән базарда күкәй бәясе төшәчәк
Фәкать тавык тотучыларга быелгы ашлыкны арзан бәягә сатып аласы бар.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Моңарчы бөртекнең килосы 18 сум тора иде. Быелгы мул уңыш ашлык бәясен ике тапкырга төшерде,
Күптән түгел, базарда сатучылар белән аралашып кайттым. Алар ашлыкка бәя төшүен белми булып чыкты. Шуңа йомырканың бер дистәсен һаман йөз сумга саталар иде. Күкәй сатучылар күп, шуңа үзем сатып алганда бәяне төшерергә мөмкин булды. Ашлык үстерүчеләргә киңәш: килегез базарга, сата башлагыз быелгы уңышыгызны. Көтеп утврмагыз, бәя күтәрелмәячәк, диеп уйлыйм. Базарга ашлык белән беренче килүче отачак- биредә күкәй генә түгел, ит сатучылар да бар бит. Реклама белән ярдәм итәчәкбез. Бәяләрне төшерегез дияргә хакым юк. Шул ук вакытта үз товарыңны базарга алып чыгып сатудан оялмаска кирәк. Килеп йөрергә җайсыз икән, газетада белдерү бирегез- кирәк кеше килеп алачак!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев