Тәкермәндә иң үзенчәлекле конкурс үтәчәк
Югары Тәкермән авыл җирлеге Яңа елны үзенчәлекле үткәрү буенча һәрвакыт башкаларны уздыралар.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Елдагыча үз йортлары алдын иң матур бизәүчеләр ТАТМЕДИА ның Минзәлә филиалы призларына лаек булачак. Быел җирлек башлыгы Алия Шәрипова мал тоткан хуҗалыкларга да бүләк бирергә булды. Моның өчен йортларында үгез булучылар ел символы белән матур, башкаларны уздырырлык итеп фотога төшәргә тиешләр.
Алия Шәрипова:
-Конкурста катнашу авылдашларыбызда яшәргә дәрт өстәгәнен күреп торам. Алар үзләре әзерләнә башлый,берсеннән -берсе матурырак ясарга омтыла. Матурлык авылыбызда кала бит.Бүләк-үзенә күрә стимул!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев