Торак шартларын яхшырту юллары
Торак төзелеше, аны файдалануга тапшыру– ул зур шатлык. Яңа гына төзелгән гаиләме, берничә ел гомер кичерүче гаиләме, һәркем фатир алырга омтыла, үз куышын булдырасы килә.
(Минзәлә, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)
Ил җитәкчелеге тарафыннан алдагы елларга амбициоз бурыч куела – бер кешегә торак мәйданы 30 кв.метр тәшкил итәргә тиеш.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов катнашында үткәрелгән брифингта да сүз шулар хакында барды.
Татарстан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасында «яшь гаиләләр»дигән яңа категория барлыкка киләчәк. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту мәсьәләсендә ярдәм итүнең яңа механизмнарын эшләү һәм мөмкинлекләрне киңәйтү инициативасы белән чыкты.
Социаль ипотека алу өчен төп шарт – ул мөрәҗәгать итүченең (ир яки хатынның) яше 35 яшьтән артмаска тиеш.
“Бу без ярдәм итә алырлык гаиләләр даирәсен шактый киңәйтә. Бу карарның Татарстан яшьләре өчен социаль әһәмиятен бәяләп бетергесез”, – диде Татарстан Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.
Торак шартларын яхшыртырга теләгән гаиләләргә нинди дәүләт ярдәмнәре каралган, нинди программаларда катнашырга мөмкин? Шулар хакында тулырак мәгълүматны газетаның алдагы саннарында танышырга мөмкин.
Ильмира Аксюкова,район башкарма комитетының торак, архитектура һәм коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече:
– Социаль ипотека программасы буенча торак сайлау өчен 12 гаилә чиратта тора. Быел әлеге программа буенча 9 гаилә фатир алды, 4 ятим яңа тораклы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев