Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тортлы эш көне

Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре бүген рәхәтләнеп торт белән сыйланачак.

Илдус ШАҺИЕВ

Хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегендә бүләк тапшыру тантанасы булды бүген. Хезмәт вахтасыннан өзелеп бер төркем табиблар, шәфкать туташлары Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, район башлыгы Айдар Салахов, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчеләре белән очрашуга килделәр.

Кунаклар Минзәлә табибларына партия бүләге – “ТабибларгаРәхмәт” партия акциясе кысаларында пешерелгән  ике зур торт һәм район башлыгы исеменнән госпитальдә эшләүчеләргә бәйрәм пакетлары тапшырдылар.

Айдар Салахов, район башлыгы:

- Хәлебездән килгәнчә, район сезгә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Бәйрәм көннәрендә дә киеренке хезмәттә булуыгызны белә торып, үзебезнең Сезгә игътибарыгызны, ихтирамыбызны шундый формада җиткерегә булдык. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Бәйрәм көннәрендә дә ковид үзен сиздереп торачак. Райондашларыбыз үзләрен саклап, безнең табибларыбызга эшне киметер дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев