ТОС №5 җитәкчелеге Минзәләдә иң беренче итеп Яңа ел бәйрәме уздырды
Әлеге бәйрәмне балалар өчен ТОС №5 җитәкчесе Валентина Смородинова оештырды.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Ак кар, чыршы, Кыш бабай белән Кар кызы, яхшы кәеф – Яңа ел бәйрәме өчен тагын нәрсә кирәк?! Әлеге бәйрәмне бигрәк тә балалар зарыгып көтә. Минзәлә шәһәренең ТОС№5 микрорайоны җитәкчесе Валентина Смородинова үткән ял көннәрендә үз микрорайонында яшәүче балалар өчен Чыршы бәйрәме уздырды. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, табышмаклар чиштеләр, төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Соңыннан бәйрәм кунаклары Фәния Нуретдинова пешергән беленнәр белән кайнар чәй эчтеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев