Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төп игътибар – экологиягә

Энергетиклар белән таныштып тору кирәкми, аларның көндәлек эше үзе үк эшчәнлекләрен аңлатып тора. Ул һәр йортка яктылык, җылылык һәм уңайлылык китерәләр алар.

Түбән Кама электр челтәрләре - "Челтәрләр компаниясе" ААҖнең Татарстан Республика­сында кулланучыларны электр белән тәэмин итүче тугыз филиалының берсе. Югары ква­лификацияле персонал катлау­лы электр җиһазларының ыша­нычлы эше өчен җаваплылык тоеп эшли, үзвакытында техник тәэмин ителешне, электр тап­шыру линияләренә, трансфор­матор пунктларына, подстан­ция җиһазларына капиталь һәм агымдагы ремонт уздыра. Башка җитештерү эшчәнлеге кебек үк, бу хезмәт тә әйләнә-тирә мохитка тәэсир итү белән бәйле.

Әлеге тәэсир итүне җитештерүгә "йомшак" тәэсир итүчеләр (нормаль режимда эшләгәндә электр тапшыру линияләре һәм подстанцияләр әйләнә-тирә табигатьне пычратмыйлар, төзелеш һәм өлешчә ремонт алып барганда туфракның бе­раз пычрануын исәпкә алма­ганда) рәтенә кертеп булуга да карамастан, филиалда һәм компаниядә тулаем табигатьне саклау эшчәнлегенә зур игъти­бар бирелә. Моңа май белән тутырылган җиһазларны ваку­умлы һәм элегазлы җиһазларга алыштыру, СИПны иңдерү, май җыючы җайланмаларны һәм системаларны ремонтлау, за­рарлы калдыклар саклана тор­ган урыннарны җиһазлау керә.

Компаниядә инде өченче ел рәттән экологик менедж­мент системасы эшләп килә, аның мөһим бурычы - һәрдаим яхшыртуга омты­лу. Предприятиенең таби­гатьне саклау эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге,табигатьтән ра­циональ файдалану башлы­ча персоналның ни дәрәҗәдә экологик грамотага ия булуы­на бәйле. Нәкъ менә шуның өчен дә предприятиедә эколо­гик белем алуга зур игътибар бирелә. Түбән Кама электр челтәрләре компаниясенә эшкә килгән һәр яңа хезмәткәр беренче эш көнендә үк сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык нигезләре, зарарлы калдыклар белән эш итү һәм башка эчке кагыйдәләр белән таныша. Әгәр персоналның эшчәнлеге әйләнә-тирә мохитка тәэсир итүгә кагылышлы карарлар ка­бул итү белән бәйле икән, бу очракта укыту квалификация күтәрү программасы кысала­рында башкарыла. Әйтик, 2012 ел башыннан әлеге програм­ма буенча зарарлы калдыклар белән эш итү өлкәсендә 15 кеше һөнәри әзерлек узды. Фи­лиал җитәкчеләре дистанци­он технологияләр ярдәмендә "Экологик куркынычсызлыкка өйрәтү" белгечлеге буенча укыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев