ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева Рәшит Гәрәй музее экспонатлары белән таныштырды
Бүгенге көндә музейның үз почмагы юк, экспонатлар Минзәлә үзәк китапханәсендә саклана.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәләдә танылган шагыйрь, публицист, журналист Рәшит Гәрәйнең якты истәлеген мәңгелләштерү йөзеннән музей оештыру эшен башлап йөргән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева “Минзәлә-информ” журналистларын әлеге музей экспонатлары белән таныштырды.
- Шулай бер тапкыр мине ул вакыттагы “Минзәлә” район газетасы редакторы Мөҗип Хәбриев чакырып алды һәм: ”Әйдәгез әле, Лениза Габбасовна, балалар китапханәсенә Рәшит Гәрәй исемен бирү өчен тырышып карыйк”, диде. Һәм без моңа ирештек. Алай гына түгел, китапханәдә якташ шагыйребез Рәшит Гәрәйнең тормыш юлына, иҗатына багышланган музей ачып җибәрдек. Ул музейны эскпонатлар белән баетуга зур өлешне Рәшит Гәрәйнең тормыш иптәше Мөнирә ханым кертте, дип ул үзенең шагыйрь турындагы истәлекләре белән уртаклашты, һәрбер экспонат турында тәфсилләп сөйләп бирде. Бу экспонатлар арасында шагыйрьнең хатлары, фотосурәтләре, шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм китаплары, рәссам Эрот Зарипов тарафыннан ясалган портреты, Рәшит Гәрәйнең үзе язган мәкаләләре белән газеталар номерлары бар. Сакланып калган Бәяләмәләр китабы да зур кызыксыну уята, анда танылган язучылар Мөсәгыйт Хәбибуллин, Роман Солнцевның, шулай ук районда яшәүчеләрнең һәм бөтен республикадан килгән кунакларның имзаларын күрергә мөмкин.
Шулай ук Лениза Якиева Рәшит Гәрәйнең Минзәлә районы шагыйрьләре иҗатына ясаган йогынтысы турында да фикере белән уртаклашты.
- Үзебезнең район шагыйрьләрен билгеләп үтү үчен Рәшит Гәрәй исемендәге премия булдырылды. Аңа Нәкирә Лотфрахманова, Надежда Пучкова, Азат Мәрдан, Сахия Федотова, Галина Максимова һ.б. райондаш шагыйрьләребез лаек булдылар. Рәшит Гәрәйнең туган якка карата мәхәббәт белән сугарылган иҗаты аларга да йогынты ясамый калмады, дип саныйм, дип билгеләп үтте ул.
Тик нәрсә борчый – гәрчә балалар китапханәсеннән гимназиягә, аннан гимназия Изыскательләр бистәсеннән хәзерге урынына күченгән вакытта раритет экспонатлар сакланып калса да, бүгенге көндә Рәшит Гәрәй музееның үз почмагы юк. Хәзер экспонатлар үзәк китапханәдә саклана. Аның вәкилләре инде икенче ел рәттән музейны яңадан кабат аякка бастыруны грант программасына кертү буенча тырышалар. Нәтиҗәсе булырмы – вакыт күрсәтер.
Лениза Якиеваның безгә биргән интервьюсын безнең ютуб каналында карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев