Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР Дәүләт Советы Депутаты Азат Хамаев балаларның ял итү шартлары белән танышты

Балаларның җәйге ялы Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның даими контролендә.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")

Шуңа Роспотребнадзордан тыш балаларның җәйге ял шартлары белән район властьлары гына түгел, Дәүләт Советы депутатлары да танышып тора.Бүген районга килгән Азат Хамаев та райондагы балалар ял иткән өч учреждениядә дә булды. Район хакимияте башлыгы Айдар Салахов белән балаларның яшәү шартларын төпченеп карап чыктылар.Йокы бүлмәләре, ашханә, медпунктның бөтен бүгенге таләпләргә туры килүен үз күзләре белән күрделәр, ял итүче балалар белән аралаштылар.Лагерь җитәкчеләренә тәкъдимнәрен җиткерделәр, оештыру эшләрендә башкарасы эшләрне күрсәттеләр.

Бүгенге көндә "Кояшкай" һәм "Олимпиец" лагерларында икенче смена эшли, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрең балалары өчен путевка бәясе бик арзан- 21 көнгә өч мең сумнан бераз гына артык.

Айдар Салахов, район башлыгы:

- Лагерьга ял итәргә теләүчеләр бик күп, шуңа Татарстан хөкүмәте белән "Олимпиец" мәйданын киңәйтү турында сөйләшүләр алып барабыз, идеаль вариант- яңа лагерьга нигез салу.Чөнки "Кояшкай"ның хәзерге территориясендә яшәү шартларын яхшырту мөмкинлекләре азрак.

Балаларының нинди шартларда яшәвен, ни белән туклануын күрү өчен, пандемия шартлары буенча рөхсәт ителсә,әти-әниләр комитеты вәкилләрен бәлки лагерьга кертергәдер?!

Җитәкчеләрнең балалар лагерьларында булу мизгелләрен биредә Фотогалерея бүлегендә һәм Инстаграмда карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев