ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев – "Минзәлә" нең күптәнге дусты!
Даими укучыларыбыз белә –ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев әле ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булып эшләү дәвереннән үк, Минзәләгә һәрвакыт ярдәм кулы сузырга әзер булган, районыбызның үсешенә теләктәшлек итүче якын дусты.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") “Минзәлә” газетасы белән дә ул районга килгән саен бөртекләп таныша. Казандагы эш урынында исә Минзәлә турында мәгълүматларны menzela.ru сайты, “Минзәлә-информ” ның ВК, Инстаграмдагы сәхифәләре аша күзәтеп бара.
Әле күптән түгел районыбызның сукырлар һәм ветераннар җәмгыятен дә ул 2020 елның икенче яртысына 10 данә район газетасына яздырды.
Исегезгә төшерәбез, район газетасына язылу 25 июньгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев