Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР дәүләт телләре турындагы канунны үтәү буенча Минзәлә районына карата кисәтүләр юк

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы канунны 2020 елның июль аенда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Киңәшмә барышында республика юстиция; төзелеш, архитектура һәм ТКХ; транспорт һәм юл хуҗалыгы; сәнәгать һәм сәүдә; сәламәтлек саклау; авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары вәкилләренең докладлары тыңланды. Алардан күренгәнчә, дәүләт телләре турындагы  канунны үтәү буенча Минзәлә районына карата кисәтүләр юк.

Шул ук вакытта, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яшел Үзән муниципалитетлары вәкилләренең докладларын тыңлап, Васил Шәйхрәзиев, беренче чиратта, нәкъ менә бюджет оешмалары канунны үтәү буенча үрнәк булырга тиеш, дип ассызыклады.

Киңәшмә барышында "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да докладлар белән чыгыш ясадылар.

Видеоконференция нәтиҗәләре буенча Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева җаваплы учреждениеләр алдына район территориясендә дәүләт телләре турындагы канунны тормышка ашыру эшен алга таба да планлы рәвештә алып бару бурычын куйды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев