Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды вәкиле Минзәләдә дә бар 

Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды ТР икътисад министрлыгы карамагындагы учреждение булып тора. 



(Флүрә Мусина, 22 ноябрь, “Минзәлә-информ”) 
Бүгенге көндә республикадагы 44 районда ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды вәкилләре эш алып бара. Минзәлә районында әлеге Фондның вәкиле – Ләйсән Нәбиуллина. Ул 2020 елның августыннан башлап эшли. 
Фондның төп бурычы – эшмәкәрлек структураларының финанс һәм финанс булмаган инструментларын үстерү, аларны куллану юлы белән нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен уңайлы шартлар тудыру. 
Ләйсән Нәбиуллина: 
– Татарстан Республикасы ТР Эшмәкрлеккә ярдәм итү фонды вәкиленең эше нидән гыйбарәт соң? Һәр эшмәкәр актуаль программаларга гариза бирә ала. Аңа моның өчен Казанга шалтыратырга яки барып торырга кирәк түгел. Чөнки Фонд вәкиле буларак, мин болар буенча консультация бирә һәм кирәкле документларны җибәрә алам. Фонд эшмәкәрләргә товарларын, продукцияләрен рекламалауда, күргәзмәләрдә катнашуда ярдәм итә, республика экспортерлары реестрына кертү өчен гариза бирергә, отышлы процентка займ алырга булышлык итә. Райондагы эшмәкәрләр миңа консультация ярдәме сорап та еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны бигрәк тә хәзерге вакытта көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе – ЕНВДдан бүтән төрле салым системасына күчү мәсьәләсе борчый. Район икътисад бүлеге, салым инспекторлары белән берлектә бу өлкәдә аңлату эшләре алып барыла. 
Безнең өстәмә 
Ләйсән Нәбиуллина – Минзәләдә туып үскән. “Дәүләт муниципаль идарәсе” белгечлеге буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. 2014 елдан 2017 елга кадәр район башкарма комитетында башта баш белгеч, аннары гомуми бүлек начальнигы вазыйфасында эшли. 2017 елның ноябреннән 2018 елның мартына кадәр төп хезмәткәр булмаган вакытта Минзәлә районы казначылык департаментының территориаль бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфасында эшләгән. Кияүдә, кызы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев