Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Чыршы» операциясе башлану хакында хәбәр итә

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2025 елның 15 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасының узуы турында хәбәр итә.

Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу максатында урман кишәрлекләрендә даими рәвештә тикшерү уздырып торылачак.
Исегезгә төшерәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга — 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (85555) 3-17-35 ДКУ «Минзәлә урманчылыгы».

ДКУ «Минзәлә урманчылыгы» җитәкче-урманчысы Айрат Мингазов.

Фото редакция архивыннан алынды. Ярминкәдә чыршы сату күренеше. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев