Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров минзәләлеләрне урманнарны янгыннан сакларга өндәде

Бүген Минзәлә районы хакимиятенең утырышлар залында Минзәлә урманчылыгы һәм Минзәлә урман хуҗалыгы хезмәт коллективларының 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды, агымдагы елда урманнарны янгыннан саклау һәм урман культуралары сезонына әзерлек буенча бурычлар билгеләнде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Киңәшмәне район башлыгы Айдар Салахов белән ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров алып барды. 


Минзәлә урманчылыгының урман фонды 71 378 га мәйданны били. Шуның 11 788 га сы — ылысылы агачлар, 8738 га сы — калын яфраклылар, 4 0216 га сы — йомшак яфраклылар. Агач үсентеләренә орлыкны да урманчылык үзе әзерли. Узган ел 753 кг орлык әзерләнгән.

Узган елда башкарылган эшләр һәм сезон нәтиҗәләре турында Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе Айрат Минһаҗев һәм Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Халиуллин чыгыш ясады. Алар техник җиһазланыш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыгына, ТР рәисенә, министрга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 


Аерым рәхмәтен Айрат Минһаҗев узган ел ремонтланган конторалары өчен белдерде. Айдар Халиуллин исә Равил Кузюровка урман хуҗалыгына да яңа контора кирәк булуын әйтте. 

Урманчылар махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга, аларның гаиләләренә дә бик зур ярдәм күрсәтәләр. 
Айдар Халиуллинның докладыннан күрнгәнчә, райондагы 59 гаиләгә 195 куб.м утын кайтарылган. Шулай ук түбә ремонтына да 15 куб агач материалы бирелгән. Махсус хәрби операция зонасында блиндажлар төзү өчен 25 куб. м агач (подтоварник) һәм 50 куб.м ярылган утын җибәрелгән. 


ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров киңәшмәдә катнашкан төрле структура җитәкчеләре, урманчылар, авыл җирлекләре башлыклары алдында ясаган чыгышында янгын куркынычсызлыгы чорында урман янгыннарын булдырмау чараларын көчәйтергә кирәклегенә аерым игътибар бирде. 


Киңәшмә урманчыларга министрлыкның һәм район башлыгының бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев