Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Транспорт салымы 37 процент кына җыелган әле

Минзәлә районы буенча физик затлардан җыела торган салымнарның иң күп өлешен транспорт буенча салымнар били – 31,8 млн сум, 30 октябрьгә шуның 11,9 млн сумы җыелган, бу 37,3 процент тәшкил итә.

(Флүрә Мусина,  “Минзәлә-информ”)

Районда физик затларга исәпләнгән транспорт салымының 57,5 проценты, ягъни 18,3 млн сумы шәһәр кешеләренә туры килә. Әмма 37,7 проценты гына җыелган әле, аларның тагын 11,4 млн сум транспорт салымы түлиселәре бар.

Ландыш Кондратьева, район финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе:

–Шәһәрдән кала, иң күп транспорт салымы Яңа Мәлкән (2,2 млн сум), Югары Тәкермән (1,4 млн сум), Хуҗәмәт (1,2 млн сум), Тауасты Байлар (977 мең сум), Коноваловка (936 мең сум), Әтрәкле (816 мең сум), Аю (771 мең сум) авыл җирлекләре буенча исәпләнгән. Транспорт салымын җыю буенча иң түбән күрсәткеч Яңа Мәлкән авыл җирлегендә, фәкать 8,7 процент. Биредә әлеге төр салым 193 мең сум җыелган. Иске Маҗын, Югары Тәкермән, Иске Матвеевка авыл җирлекләрендә дә салым җыю 20-30 проценттан артмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев