Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әтрәкледә Минзәлә районы театраль формированиеләренең конкурсына йомгак ясалды

Җиңүчеләр спектакльләрен коллегаларына сәхнәдән күрсәттеләр.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районы Әтрәкле авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең семинары үткәрелде. Семинарның көн тәртибендә 2021-2022 елларда театр клуб берләшмәләренең эшчәнлегенә йомгак ясау булды.

Район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова һәм район мәдәният сарае методисты Фиразия Сафиуллина мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар. Шулай ук чарага мактаулы кунак буларак Татарстан Республикасы халык артисткасы, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актрисасы Рәзилә Муллина чакырылган иде. Алар мәдәният йортларының театр формированиеләре арасындагы конкурска йомгак ясап, катнашучыларга һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тәкъдим иттеләр.

Әлеге чара барышында җиңүчеләр – Әтрәкле авыл мәдәният йортының “Таң” театраль формированиесы сәхнәдән Р. Хөсәенова әсәре буенча “Табылдык” спектаклен тәкъдим иттеләр.

Гөлчәчәк Габдрахманова, Минзәлә районы мәдәният сарае директоры:

- Әйтергә кирәк, районыбызның мәдәният йортлары каршындагы театр формированиеләренең  спектакльләренең дәрәҗәсе, гомумән алганда, шактый үсте. Бу авыр, әмма бик кызыклы һәм матур сәнгатьтә чигенмәскә һәм эшне алга таба дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев