Әтрәклегә бәрәңге орлыгы кайтты
Газетабызның үткән санында "Заиковский" хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов авылдашларын маллы, ризыклы итәр өчен хәленнән килгәнчә ярдәм итә дип язган идек.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Кичә Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов безгә менә шушы фотоларны җибәрде. Радик Фаттахов сүзендә торган, җиде тонна бәрәңге алып кайткан. Аны ярминкә мәйданында өләшкәннәр. Бәясе дә кыйбат түгел- килосы фәкать утыз сум. Радик Фәттахов белән сөйләшкәндә шуны аңладым, быел ярминкә мәйданчыгын җанландырып җибәргәндә яңа төсмерләр кулланырга җыеналар икән.
Исегезгә төшәрәбез, Әтрәкледә ярминкә район авылларында беренче булып эшли башлаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев