Түбән Юшады клубының эчке ягы да тулысынча ремонтланачак
Бүген әлеге бинадагы ремонт эшләренең барышы белән танышканда район башлыгы Айдар Салахов шулай дип белдерде.
(Илдус Шаһиев, «Мензеля- информ»)
Әлеге клубның түбәсе һәм тамашачы залы төрле чыганаклардан бирелгән акчага яңартылды. Айдар Салахов биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм катнашкан авылдашларына куелган һәйкәлгә югары бәя бирде, клуб янындагы территорияне матурлау буенча, авыл җирлеге башлыгы Илгиз Хановка тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Клуб эчендәге бер бүлмәдә музей ачарга теләүләре буенча гозерне тыңлагач, ремонт эшләрен башкаручы Николай Степановка бинаны тулысынча төзекләндерү бурычы куйды.
«Айдар Фаслаховичка олы рәхмәтемне әйттем. Башта күптән көткән ремонтны башларга хәер- фатыйхасын бирде. Бина эчендәге калган бүлмәләрне ремонтлыйбыз дигәч, шатлыгымның иге- чиге юк. Быел Яңа елны рәхәтләнеп шунда үткәрәбез, алла теләсә. Музей да булачак, бездә халык бик актив», — дип шатлыгы белән уртаклашты Наталья Чепкасова, клуб мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев