Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Түбән Юшадыда хәйрия концерты үткәрелде

Җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк

Түбән Юшады авылы клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек йөзеннән хәйрия концерты үткәрелде.

Үз чыгышларын Түбән Юшады, Түбән Тәкермән, Исәнгол, Айман, Тауасты Байлар, Калтак авыллары мәләният хезмәткәрләре һәм Минзәлә район мәдәният сарае артистлары тәкъдим иттеләр.

— Шушы кечкенә генә авылдан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дип 20 мең 400 сум җыелды. Әлеге акчаны мәдәният хезмәткәрләре исеменнән волонтерларга илтеп тапшырачакбыз. Түбән Юшады халкына, җирлек советына безнең чыгышларыбызны җылы кабул иткәннәре өчен зур рәхмәт. Наталья Чепкасова кебек актив мәдәният хезмәткәрләре булганда, шушы кечкенә авылда клуб та эшләп тора, авыл тормышы да гөрли, — дип хәбәр итте әлеге концертта чыгыш ясаган Тауасты Байлар авылыннан Мөслимә Гайниева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев