«Туган телем — иркә гөлем»: Минзәләдә туган телләр фестивале узды
Фестиваль чын мәгънәсендә дуслык һәм бердәмлек бәйрәме булды
21 нче февраль — Халыкара туган телләр көне уңаеннан һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә «Туган телем — иркә гөлем» дип исемләнгән традицион зона фестивале узды.
Фестиваль бер үк вакытта ике тематик мәйданчыкта үтте: татар теле һәм әдәбияты укытучылары уздырган чара акталар залында узса, рус теле һәм әдәбияты укытучылары секциясе рус теле кабинетында узды. Мондый бүленеш катнашучыларга туган телләрнең байлыгын һәм үзенчәлеген тирәнрәк ачарга, укучылар иҗаты аша аларның матурлыгын киңрәк күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Татарстан — күпмилләтле республика һәм безнең районыбыз да моңа ачык дәлил булып тора: биредә төрле милләт вәкилләре тату һәм килешеп яши. Төрле милләт балалары бергә балалар бакчасына йөри, бер мәктәптә укый, дуслаша, уртак проектларда катнаша, бер-берсенең гореф-гадәтләре белән таныша һәм шул рәвешле аларга хөрмәт белән карарга өйрәнә.
Фестиваль кунакларын Минзәлә районының азәрбайҗан җәмгыяте җитәкчесе Наргиз Ахмедова сәламләде. Ул укучыларны туган телләрен яратырга, үз халкыңның тарихын, йолаларын белергә һәм барлык милләт вәкилләренең мәдәни традицияләренә хөрмәт белән карарга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев