Туган телләр көне уңаеннан Минзәләдә сәләтлеләр бәйгесе узды
Минзәлә шәһәренең 2нче урта мәктәбендә узган татар теле һәм әдәбияты укытучылары секциясендә тематик өлеш «Сәләтебезне күрсәтик» дигән иҗади бәйге форматында үтте.
Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән командалар Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли киемнәрен яклау, җырлар, шигырьләр башкару һәм биюләр күрсәтү аша үз сәләтләрен тәкъдим иттеләр. Татар телен рекламалауга багышланган иҗади бирем дә бар иде.
Барлык чыгышлар да татар телендә үтте. Туган телләре рус телләре булган балаларның да фестивальдә татар телендә матур итеп чыгыш ясаулары хуплауга лаек.
Катнашучылар рус, татар, керәшен, үзбәк, таҗик һәм чегән милли костюмнарын тәкъдим иттеләр. Күп кенә мәктәпләр конкурсларда һәм грант проектларында актив катнашалар, ә алынган акчаларга милли киемнәр сатып алалар яки тектерәләр. Әлеге күз явын алырлык милли костюмнар чыгышларны тагын да күркәмрәк һәм милли рухлы итә.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, әмма иң мөһим нәтиҗә — урыннар бүлешү түгел, ә бер мәйданда зур мәдәни мирас белән уртаклашу булды.
Фестиваль бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев