Тулбай авылы асфальт юлга тоташты
Моңарчы Тулбай юлсыз торды дип әйтү дөрес түгел.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Моңарчы булган юл да республикадагы күп авыл кешеләрен көнләштерерлек иде. Асфальт булгач- цивилизация. Юлны рәсми төстә куллануга тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда район башлыгы Татавтодорның Минзәлә филиалы коллективын юлчылар бәйрәме белән котлады.
— Әлеге юлга асфальт салуны планга кертү өчен ун ел йөрергә туры килде, — диде ул.
Тулбай авылы клубында үткән бәйрәм чарасында чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Дәүләт казна учреждениясе «Главтатдортранс» начальнигы урынбасары Камил Фәрдиев, филиал директоры Марат Сәмигуллин авыл кешеләрен юллы булулары, хезмәт коллективын бәйрәмнәре белән котладылар. Бик күп хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар.
Текстка кермәгән башка мизгелләрне безнең видеодан карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев