Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тулбай авылында әфган сугышы ветераны Өлфәт Галиуллин турында хәтерне мәңгеләштерделәр

Минзәлә районындагы массакүләм чарага Татарстанның төрле якларынннан Әфган сугышы ветераннары җыелган иде

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Тулбай авылында әфган сугышы ветераны Өлфәт Галиуллин яшәгән йортка хәтер тактасы урнаштырылды.
Әлеге изге эш Өлфәт Галиуллинның юбилее алдыннан башкарылды - исән булса, аңа 4 июнь көнне 60 яшь тулырга тиеш иде..
Якыннары, туганнары, авылдашлары, бергә хезмәт иткән Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән чара зур патриотик тәрбия әһәмияткә ия, илебез алдында үз бурычларын үтәгән батырларыбыз хакындагы хәтер онытылмаска тиеш. Бу хакта үз чыгышларында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыруга әзерләү бүлеге начальнигы Илшат Каюмов та искәрттеләр.
Тулбай авылының Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган мемориалга чәчәк салганнан соң, чара авыл мәдәният йортында дәвам итте. Килгән кунаклар хөрмәтенә мул табын әзерләнгән иде. Әфганчылар үзара аралашып утырдылар, шулай ук сәхнәдән үз истәлекләре белән уртаклашучылар, җыр башкаручылар да булды. Минзәлә районының инде күпьеллык традициясе буенча, әфганчылар очрашуы Наратлы-Кичү авылыннан җырчы, композитор Рөстәм Әхмәтханов белән берлектә аның "Хуш, Гиндукуш" җырын башкару белән тәмамланды.
Безнең белешмә
Өлфәт Нурулла улы Галиуллин 1963 елның 4 июнендә дөньяга килә.
1982-1984 елларда Әфганстанда интернациональ бурычын үти. 2023 елның 4 мартында вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев