Тулбайда имамнар җыелышы булды
Изге Рамазан ае башлануга аз гына вакыт калып бара
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәлә районы Тулбай авылы мәчетендә имамнар җыелышы булды.
Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:
- Әлеге җыелыш якынлашып килүче изге Рамазан аена әзерлеккә багышланган иде. Бәраәт кичәсен дә искә алып уздык. Шулай ук мөхтәсибәт, авыл мәхәлләләре тормышына кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.
Тулбай имам-хатыйбы Илалетдин хәзрәт Шәрәфетдинов җыелышка килүчеләрнең мәчетнең бүгенге көне белән таныштырды. Шулай ук җыелыш һәм Бәраәт кичәсе уңаеннан мәчеттә мул өстәл дә әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев