Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тулбай авылы клубында аларга мәдхия кичәсе узды

Гармун һәм гармунчы... Авыл кичәләрендә, туй - мәҗлесләрдә алар хәзер бик сирәк кунак. Гармун үзенең серләрен сихри моннарга төреп уйнады да уйнады. Аның хуҗасы -Нуриев Рәшәт абыйга 80 яшь тулды. 2 яшь ярым булганда әтисен армияга алганнар, кайтыр вакыт җиткәч кенә, сугыш башланган. Хатыны Саҗидәгә ышаныч тулы хатлар яза ул,...

Гармун һәм гармунчы... Авыл кичәләрендә, туй - мәҗлесләрдә алар хәзер бик сирәк кунак. Гармун үзенең серләрен сихри моннарга төреп уйнады да уйнады. Аның хуҗасы -Нуриев Рәшәт абыйга 80 яшь тулды. 2 яшь ярым булганда әтисен армияга алганнар, кайтыр вакыт җиткәч кенә, сугыш башланган. Хатыны Саҗидәгә ышаныч тулы хатлар яза ул, ләкин кабат уллары Рәшәт хәм Мәгъфурне курергә язмый инде ана. Гаиләдә Рәшәт әнисенен ярдәмчесе була,12 яшеннән үгез җигеп җир сөрә, чәчу чәчә, салам тарттыра. Соныңнан "плугар" булып туган як кырларында тозлы тирләрен тамдыра. 40 елдан артык механизатор булып эшли, буш вакытларында мич чыгара, итек баса, тәрәзәләр ясаучы әлеге ир солтанының кулында хәрвакыт гармун була. Курше Гөлек авылыннан гармунчы кыз Нәкияне дә гармун уйный белүе өчен ярата. 1965 елнын 17 июнендә Сабантуй көнендә туй итәләр алар. Гармун телләренә туры китереп басалар, көйләре туры килә, 52 ел тату гына яшәп, 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Бала, кияү- килен, онык, оныкчыклар белән сәхнә тулды, мон- жыр, бию, котлау сузләреннән балаларының ата- анасына рәхмәтен ишеттек. Гармун тавышын күрше тирәләрдән дә ишетеп килгәннәр. Тауасты Байлар авылының данлыклы "Ядкәр" фольклор ансамленең котлавын алкышларга күмде халык. Фәрит Миргалимов бу гаиләгә багышлап язган 3 шигырен укыды, дәртле бабабыз җырлап җибәргәч, әле картлыкның бик еракта икәнең аңладык. Аны Кузкәй авылының атказанган җырчы һәм гармунчысы Рафис Хәсәнов алыштырды. Шаян сүзе, матур җыры һәм искеткеч уйнавы белән тамашачыны сихерләде ул Мировой бабайлар! Аларның чыгышыннан соң 75-85 яшьләрдә егетләрнең иң дәртле чаклары дигән җырның дөреслегенә ышандык. Яшьлектәге аулак өйләрдәге төсле күрше Тәкермән авылыннан кунак кызы - Гөлназ Гәрәева керде, ул моңлы җыры белән халыкны хисләндерде. Авылында гармунчы булгач, бик яхшы ул. Бердән- бер булса да җитешә, яшьме, картмы мөхим түгел, иң яхшысы ул дәртле итеп уйный белә. Шундый гармунчыбыз Рәшәт абый булганга 1997 елда үк "Тулбай жәуhәрләре" ансамбле оешты. "Нурдидәсе, Нәсимәсе, Зөлфирә, Нәкиясе, Әлфиясе, Тәнзилә, Нуриясе, Нәзирәсе, Голшаты "Тулбай жәуhәрләре" ансамбленең Уртасында тора Рәшәте", -дип, башланды ул чактагы концертлар. Район һәм авыл сәхнәләрендә ут уйнаттылар ул чакта алар, Рәшәт- Нәкия башкаруында гармун моңнары белән башланды районыбыз Сабантуйлары. Бу турыда ансабльнең әлеккеге житәкчесе Нәзирә Сайранова да, хәзерге җитәкчесе Фания Гатина да, Урыс җирле үзидарә җитәкчесе Фазыл Монир улы да кат - кат рәхмәт әйттеләр. Тынгысыз, кешеләргә ихтирамлы җитәкчебез Рәшәт абыйның бик актив гражданин булуын, авылга юл, клуб, китапханәләребезне яңартканда үз сүзен җитәкчелеккә җиткерә алуын билгеләп үтте. Кешеләрне соңгы юлга озатканда, хәерле ашларыбызда аларның диндар булуын әйтте. Уллары Илшат, киленнәре Зөхрәнен мәчет әшчәнлегендә кешеләргә гыйлем бирүләренә рәхмәт белдерде. Бәйрәмне ансабльнең яшь коллективы үзләренең шаян биюләре, дәртле җырлары белән дәвам итте. Коллектив алышынып торса да, гармунчы шул Рәшәт абый иде. Киң күкрәкле, тоз гәудәле 80 яшьлек юбилярыбыз моңлы Миләушәбезне дә, дәртле Фәридәбезне дә, шаян Нәзирәне дә әле хаман җырлатты. Сокланырлык гади һәм бәхетле гомер. Купләр бәхет эзләп төрле җирләрдә йорсәләр дә, бу кадәр кадерле һәм бәхетле була алмыйлар. Ансамблебезнең иң кечкенә артистлары курсәткән "Авыл баласы" композициясе гади авыл кешесенә дан һәм мәдхия булды.Узем дә ансамбльнең художество җитәкчесе һәм тамашаны алып баручы буларак әлеге гаиләгә тигезлек, озын бәхетле картлык, гармунының кулларыннан тошмәвен теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев