Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тулбайда әфганчылар белән җылы очрашу үткәрелде

Әфган сугышы темасына багышланган үз җырларын Минзәлә районының данлыклы сәнгать әһеле Рөстәм Әхмәтханов бүләк итте.



Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Тулбай авылында Әфганчылар көнендә әлеге сугышта катнашкан Наил Шәйхетдинов һәм Мирзаһит Мәрданов белән очрашу үткәрелде. Очрашуга шулай ук Тупач авылыннан чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән Рөстәм Мардиев һәм Минзәлә районының данлыклы үзешчән җырчысы, композиторы Рөстәм Әхмәтханов, әфганчыларның туганнары, якыннары, Урыс авылы мәктәбе укучылары килделәр.
Нәзирә Сайранова, Тулбай авылы клубы мөдире:
- Чара барышында әфган сугышына кагылышлы презентация күрсәттек. Әфганчы егетләр үз истәлекләре белән уртаклаштылар. Наратлы Кичү авылыннан килгән Рөстәм Әхмәтхановның музыкаль чыгышы очрашуга килүчеләр өчен зур бүләк булды. Тулбайдан күрше Тукай районы Күзкәй авылы мәктәбенә барып укучы балалар да үз чыгыш тәкъдим иттеләр. Сугыш кырында ятып калган һәм сугыштан кайтып инде тыныч вакытта вафат булган әфганчылар бер минут тынлык белән искә алындылар. Очрашуыбыз мул өстәл артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев