Тулбайда янгын сүндерүчеләр белән очрашу узды
Чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Тулбай авылында китапханә һәм клуб хезмәткәрләре тарафыннан “Уттан сак бул” дигән чара үткәрелде. Аның кысаларында Хуҗәмәт янгын сүндерү постында эшләүчеләр И. Сабиров һәм И. Билалов үзләренең эшләре турында таныштырдылар.
Очрашуда балаларга һәм өлкәннәргә йортта янгынны булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар.Янгыннар күп очракта балалар шуклыгы аркасында килеп чыгыуы турында сөйләделәр. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр дә таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев