Тулбайдан Зияевлар үсентеләр белән Минзәлә халкын тәэмин итәләр
Яр Чаллы бакчачылары да аларны яхшы беләләр
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Тулбай авылыннан Өлфәт һәм Алсу Зияевлар гаиләсе инде ничә еллар күрше-тирә авыл халкын үсентеләр белән тәэмин итәләр.
Алсу Зияева:
- Без әлеге эш белән инде 10 елдан артык шөгыльләнәбез. Элегрәк Урыс авылында яшәүче әткәбез Габденур үсентеләр үстерә иде. Без аннан әлеге һөнәрне отып калдык. Хуҗалыгыбызда ике теплица бар. Бакчада эш сезоны башланыр алдыннан чәчкә, кыяр, помидор, борыч, баклажан һәм башка үсентеләр үстерәбез.
Аның сүзләренчә, төп ярдәмчеләр – 21 яшьлек кызлары һәм 14 яшьлек малайлары.
- Улыбыз шаяртып хәтта: “Әнием, мин сезгә булышаммы, әллә инде эшлимме?”, дип тә сорый. Ә кызыбыз, безгә булышыйм, дип хәтта төп эшеннән административ ял алды, - ди Алсу ханым.
Үсентеләрне күрше-тирә авыллардан гына түгел, Минзәләдән дә килеп алалар. Яр Чаллыга сатуга да алып баралар.
“Өстәмә акча чыганагы гына түгел, балаларыбыз кечкенәдән үк эш тәмен татып үстеләр, шуның белән кадерле бу шөгылебез”, -диләр үзенчәлекле һөнәр ияләре Зияевлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев