Тупач авылы зиратында өмә үткәрделәр
Авыл кешеләре үз техникалары белән катнаштылар
Тупач авылы зыяратында зур өмә булды,киселгән агачлар түгелде, Нәҗметдин Гайниев, Рифкат Хакимуллин тракторлары белән ташып тордылар. Илдар Имамов тракторы белән печәнен чапты,трактор керә алмаган җирләрне үзләренең чапкычларын алып килеп чаптылар.
— Авылыбызның асыл ирләренә, оештыручыларына Аллаһ исәнлек бирсен.Шулар ярдәме белән чишмә буйлары, мәчет һәм зиратыбыз, башня һәрвакыт караулы.Үз изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, — дип хәбәр итә «Минзәлә-информ» га Тупач авылыннан Лилия Миңнеханова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев