Реклама
Көн темасы
Тупач авылыннан Заляловлар бергә 60 ел торалар
Бүген – Халыкара гаилә көне
Лилия Миннеханова, Тупач авылы китапханәчесе:
- Шул көн уңаеннан Заляловлар гаиләсе турында әйтми мөмкин түгел. Илдус абый белән Люция апаның быел бергә тормыш корганнарына 60 ел – бриллиант туйлары. Авылның иң үрнәк гаиләсе.
Люция апа 1963 елда килен булып төшкәч лаеклы ялга чыкканчы фелҗдшер булып эшли. Менә шул 1963 елдан алып үзендә туган һәр баланың туган көнен белә. Илдус абый лаеклы ялга киткәнче авылда электрик булып эшли. Берсеннән-берсе чибәр биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта җиде оныклары бар. Илдус абый Люция апа язмыштан сирәк кешеләргә генә бирелә торган бәхеткә ирштеләр. Пар канатларын талдырмый гаилә учагын сүндерми бүгенге көнгә килеп җитә алулары үзе бер бәхет!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев