Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тупач авылы кызы Рәмилә Гиниятова "Татар кызы" конкурсының финалына үтте

2020 нче елның декабрь аенда мәркәзебез Казанда Халыкара "Татар кызы" бәйгесенең ярымфиналы булып узды.Районыбыз данын яклап әлеге бәйгедә Тупач авылы кызы Гиниятова Рәмилә катнашып, финалга узды.

27 гыйнвар көнне түгәрәк өстәл янында БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис ШАКИРОВ @danis.shakirov.f, Халыкара "Татар кызы" бәйгесе дирекциясенең Башкарма директоры Гүзәлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА @guzaliyaginiyat, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе Кадрия ИДРИСОВА @kadriiaidrisova, шулай ук бәйге остазлары зона турларында җиңеп чыккан 12 кыз белән сөйләштеләр.
"Татар кызы" конкурсының җитәкчелеге гүзәл затларны финал нечкәлекләре белән таныштырды. Гүзәлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА белдергәнчә, быел аерым басым шәҗәрә өйрәнүгә биреләчәк. Белгечләр кызларга ничек үз нәселләрен өйрәнергә кирәклеген аңлатачак. Шулай ук бәйге кысаларында тарихи интенсив та каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев