Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тупачлылар Айга «сәяхәт ясады»

Ифтардан соң, Ястү намазына кергәнче, тупачлылар авыл мәчетеннән ерак булмаган мәйданчыкта җыелдылар. Барча мөселманнар өчен иге Рамазан аенда күктәге Айны телескоптан, якыннан күзәттеләр.

Рөстәм Хәкимҗанов, “Минзәлә-информ”

Тупач авылында "БлагоДарение" хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салихов ярдәме белән пәйда булган телескоп авыл халкына тагын бер шөгыль  өстәде. Хәзер алар тулы айга карап сокланалар. Телескоп "БлагоДарение" волонтеры Алмаз Миннеханов карамалыгында. Бу егет астрономияне ныклап укымаган булса да, үзе кызыксынып белемен арттырып, килгән авылдашларына бик җентекләп  күк йөзендәге барлык йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат бирде. Алдарак, Тупач мәктәбендә укый торга 45 бала да күк йөзенә сәяхәттә булганнар. Шулай итеп авылдашлар кешелек тарихының истәлекле датасы, Космонавтика көнен дә билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев